Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама милициясе башкарылган эшләр турында хисап тотты
Түбән Кама милициясе башкарылган эшләр турында хисап тотты
(Түбән Кама, 29 октябрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада җинаятьчелек дәрәҗәсе кимүгә таба бара. Бу хакта бүген “эшлекле дүшәмбе” утырышында шәһәрнең баш милиционеры Айрат Садыйков хисап тотты. Агымдагы елның 9 аенда Түбән Кама районы Эчке эшләр идарәсендә 3320 җинаять теркәлгән, бу – 2006 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 39 процентка азрак.
Эчке эшләр идарәсе башлыгының сүзләренә караганда, шәһәрдә авыр һәм үтә авыр хокук бозулар саны кимегән, явыз ният белән һөҗүм итү очраклары да азайган. Моннан тыш, комплекслы чаралар барышында, быелның башыннан алып өч килограммнан артык төрле төрдәге наркотик матдә алынган. Быел Түбән Кама милиционерлары намуслы хезмәтләре өчен берничә тапкыр югары исемнәр һәм бүләкләргә лаек булган. Мисал өчен, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге Татарстанда иң яхшысы дип табылган.
Түбән Кама тәртип сакчыларын борчыган бердәнбер әйбер – элегрәк хөкемгә тартылган кешеләр тарафыннан кылынучы җинаятьләр санының артуы. Агымдагы елның 9 аенда 744 рецидивист җинаять җаваплылыгына тартылган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз