news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама җәмигъ мәчетендә Мисыр мөгаллиме лекция үткәрде

Ул “Хәнәфитләр хокук мәктәбе: үткәне һәм бүгенгесе” дигән теманы ачты

 (Казан, 15 апрель”Татар-информ”). Түбән Кама җәмигъ мәчетендә ислам гыйлеме өлкәсендә югары квалификацияле белгеч, Мисырның Әл-Әзһәр университеты мөгаллиме, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) нәселеннән булган доктор Хәмдаллаһ Хафиз Мөхәммәд әс-Сафти лекция үткәрде.

Ул “Хәнәфитләр хокук мәктәбе: үткәне һәм бүгенгесе” дигән темага чыгыш ясады. Аерым алганда, лектор Абу Хәниф, аның хокук белеме, хәнәфитләр мәктәбенең үзенчәлекләре, хокук мәктәпләренең барлыкка килү тарихы турында сөйләде.

Хәмдаллаһ әс-Сафти лекциясен тыңларга район имамнары һәм мөгаллимнәре җыелды. Очрашу ахырында изге Коръән һәм намаз укылды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100