news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама җәмигъ мәчетендә мәктәп яшендәге балалар Коръән уку буенча районкүләм конкурста катнашты

Анда катнашырга гариза бирүчеләр саны быел 88гә җиткән

 (Казан, 21 март, “Татар-информ”). Кичә, 20 мартта, Түбән Кама җәмигъ мәчетендә мәктәп яшендәге балалар арасында Коръән уку буенча районкүләм бәйге булып узды. Анда катнашырга гариза бирүчеләр саны быел 88гә җитте.

Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Коръәнне яхшы белү өчен бүген мөмкинлекләр бик зур булуын искәртте. “Алга киткән яңа технологияләр ярдәмендә танылган Коръән-хафизлардан гыйлем өстәп, аларның тавышларын тыңлап, хаталарын төзәтә ала”, - дип ассызыклады ул.

Гөлчәчәкләр, һава шарлары, хәдисләр язылган плакатлар белән матур итеп бизәлгән мәчет заллары шәһәрдән һәм авыллардан килүче балаларны бәйрәмчә каршы алды. Хөкемдарлар буларак билгеләнгән мөгаллим һәм мөгаллимәләр балаларның чыгышларын зур игътибар белән бәяләп барды. Катнашучы һәм кунак булып килүче балалар әти-әниләре белән учакта пешкән хуш исле пылаудан һәм тәм-томнар белән чәйдән авыз иткән арада, хөкемдарларыбыз гаделлек һәм зур тырышлык белән нәтиҗәләрне чыгарды. Конкурсантлар 8 категория буенча бәяләнде.

Җәмәгать белән укылган өйлә намазын соң исә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Катнашучыларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр бирелде, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot