news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мэры Сочида һәлак булган ир бала гаиләсенең кайгысын уртаклашкан

Түбән Кама башлыгы гаиләгә бар яклап ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә иткән.

(Казан, 5 август, “Татар-информ”). Түбән Кама мэры Айдар Метшин 3 август көнне Сочида һәлак булган ир бала гаиләсенең кайгысын уртаклашкан. Бу хакта Түбән Кама районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Метшин 3 августта курорт бистәсе булган Лазаревскоеда Түбән Каманың ир баласы Николай Мальковның фаҗигале үлемен искә алган.

“Бу бик зур хәсрәт... Бала гомере өзелгән... Шәһәребезнең һәр кешесе бу кайгыны үз йөрәгеннән үткәрә. Барлык Түбән Кама халкы исеменнән кайгы уртаклашабыз”, - диелгән хәбәрдә.

Түбән Кама башлыгы гаиләгә бар яклап ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә иткән.

Алдан “Татар-информ” малайның яңгыр сулары чокырына төшеп китүен, әбисенең аны коткарырга тырышуын, әмма нәтиҗә булмавын хәбәр иткән иде.

Коткаручылар баланы үле килеш ачык диңгездән табып алган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot