news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мэры авылдагы бакчасында бәрәңге алган

Шәңгәлче авылында мэрның әти-әнисе яши, “икенче икмәк” уңышын бергәләп җыеп алу – Метшиннарның күптәнге традициясе.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры Айдар Метшин Шәңгәлче авылында бакча участогында бәрәңге уңышын җыеп алган. Бу турыда Түбән Кама районы җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә шәһәр мэрының әти-әнисе яши, “икенче икмәк” уңышын бергәләп җыеп алу  – Метшиннарның күптәнге традициясе. Гаилә өчен бу техник процесс кына түгел, ә аралашу вакыты да.

Түбән Кама районында бәрәңге уңышын атна ахырында җыя башлыйлар. Кыр хезмәтчәннәре алдында 223 гектардан 5 мең тонна бәрәңге алу бурычы тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot