Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама мэры авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән каз сатып алган
Фермерларның берсе шәһәрдә үзләре җитештергән товарларны сату өчен кечкенә генә кибет төзүдә ярдәм сорады.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Түбән Камада бәйрәм алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Сату барышы белән шәһәр мэры Айдар Метшин танышты. Түбән Кама мэры фермерлар белән аралашты, үзенә бәйрәм өстәленә каз сатып алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Фермерларның берсе шәһәрдә үзләре җитештергән товарларны сату өчен кечкенә генә кибет төзүдә ярдәм сорады. Айдар Метшин җаваплы җитәкчеләргә әлеге мәсьәләне карарга йөкләмә бирде.
Яңа ел ярминкәләрен ачу тантанасы күңелле концерт программасы белән узды, Түбән Кама халкын коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Сатуда итнең төрле төрләре, казылык, бал күп. Мисалга, башкорт балының өч литрлы банкасы 1500 сум тора. Бер түшкә каз якынча мең ярымга төшә. Дуңгыз ите — 220 сум, сыер ите — 290 сум.
Фермер ярминкәләре шәһәрнең Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге һәм кием-салым базары янәшәсендә урнашкан. Ярминкәләр ял көннәрендә иртәнге тугыздан көндезге икегә-өчкә кадәр эшли. Ит продуктларын Бызов базарында да сатып алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз