Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлаучылар үзәк хастаханәдә эшкә урнаша алачак
Яшь белгечләр терапия участокларында икенчел кабул итүләр алып барырга тиеш булачак.
(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Түбән Кама район үзәк хастаханәсе баш табибы Хәбибулла Әхмәдов тәкъдиме белән, аның урынбасарлары Марс Мостафин һәм Сергей Мерясев медицина көллиятендә "дәвалау эше" белгечлеге буенча белем алучы чыгарылыш курс студентлары белән очрашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Баш табиб фельдшерларны эшкә җәлеп итү юлы белән участок терапевтларының эш йөкләнешен киметү бурычын куйды. Моның өчен Түбән Кама хастаханәсендә 6 эш урыны бүлеп бирелгән. Яшь белгечләр терапия участокларында икенчел кабул итүләр алып барырга тиеш булачак.
Әлбәттә, фельдшерларга тәҗрибәле хезмәттәшләре ярдәм итәчәк. Югары уку йортына укырга керергә теләүчеләр өчен дә бу бик яхшы тәҗрибә булачак.
Кандидатларны сайлап алу турындагы сорауга Сергей Мерясев җавап бирде: әлбәттә, иң төп критерий - укудагы өлгереш. Шулай ук психологлардан тест үтәргә кирәк булачак. Түбән Камада "Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты" республика проекты гамәлгә ашырыла, шуңа күрә эшкә әлеге таләпләргә туры килүче хезмәткәрләр чакырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз