news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама медицина көллияте студентлары яңа система буенча аккредитация узачак

Формаль булмаган әлеге очрашуда белгечләр студентларның әзерлек дәрәҗәсен күрә һәм булачак хезмәттәшләренә киңәшләр бирә алдылар.

Түбән Кама медицина көллияте студентлары яңа система буенча аккредитация узачак
tat.e-nkama.ru

(Түбән Кама, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Түбән Кама балалар хастаханәсенең өлкән шәфкать туташлары медицина көллиятен тәмамлаучыларны аккредитацияләүнең "репетициясендә" булдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Беренчел аккредитация - һөнәри эшчәнлеккә рөхсәт бирүнең яңа системасы, ул ике этапны үз эченә ала – тест үткәрү һәм гамәли күнекмәләрне бәяләү. Соңгысы реаль шартларда манекеннар, медицина җиһазлары һәм инструментлар кулланып үткәрелә. Имтихан барышы тулысынча видеокамераларга төшерелә.

Формаль булмаган әлеге очрашуда белгечләр студентларның әзерлек дәрәҗәсен күрә һәм булачак хезмәттәшләренә киңәшләр бирә алдылар.

Үз осталыкларын шулай ук физик мөмкинлекләре чикле - начар күрүче студентлар да күрсәтте, биредә сентябрь аеннан алар өчен медицина массажына өйрәтү буенча махсус курс оештырылды. Татарстанда әлегә бу - беренче тәҗрибә, ә Россиядә шундый 5 уку йорты бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100