news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама медицина хезмәткәрләре һөнәри осталык конкурсында призлы урыннар алды

Конкурста Түбән Кама район үзәк күптармаклы хастаханәсеннән 6 вәкил катнашты.

Түбән Кама медицина хезмәткәрләре һөнәри осталык конкурсында призлы урыннар алды
tat.e-nkama.ru

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Казанда "Урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч – 2019" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабына йомгак ясадылар. Конкурста Түбән Кама районыннан призлы урыннар алучылар бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама районы үзәк күптармаклы хастаханәсеннән 6 вәкил катнашкан. Алар арасында шәфкать туташлары, лаборантлар һәм фельдшерлар бар.

Нәтиҗәдә, Түбән Камадан ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Светлана Клипова "Иң яхшы фельдшер" номинациясендә өченче урын алды. Шулай ук "Һөнәргә тугрылык өчен" номинациясендә диплом белән шәфкать туташы Наҗия Бурмистрова бүләкләнде.

"Иң яхшы фельдшер" һәм "Иң яхшы лаборант" номинацияләрендә фельдшер-лаборант Эльмира Арчибасова, ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлары Наталья Кричмар һәм Айдар Билалов һәм рентген бүлмәсе лаборанты Ләлә Калашникова дипломнар алдылар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot