news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама һәм Төркиянең Мармарис шәһәре арасында туры авиарейслар ачылды

Моңа кадәр Мармариска Казан аша гына очып була иде.

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Шимбә, 26 май көнне Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Удмуртиядән 189 турист беренче тапкыр "Бегишево" аэропортыннан Төркиянең Мармарис курортына очты. Бу хакта Түбән Кама районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Моңа кадәр Төркиянең бу шәһәренә Казаннан гына очып була иде. "Даламан" һәм "Бегишево" аэропортлары арасында килешү 2017 елның көзендә төзелгән. Шулай ук, Түбән Кама һәм Мармарис тугандаш шәһәрләргә әверелде. 
 
Беренче авиарейсны ачу тантанасында Түбән Кама һәм Мармарис җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Кама аръягының беренче туристларын сәламләү өчен "Даламан" аэропорты генераль директоры Хамди Гювенч килгән иде. 
 
Түбән Кама мэры Айдар Метшин әлеге вакыгының мөһим булуын һәм шәһәрләрне берләштерүен билгеләп узды. 
 
Моңа кадәр Мармарис мэры Али Аджар Төркиянең әлеге курортында Татарстанның 30 меңләп туристы булачагын хәбәр иткән иде. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100