news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мәшгульлек һәм гомер озынлыгы буенча алдынгылар рәтендә тора

Галимнәр соңгы 5 елда халыкны эш белән тәэмин итү буенча социаль-икътисадый рейтинг төзегән.

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Белгечләр республикада инклюзив юнәлеш буенча үсешне дә өйрәнгәннәр. Түбән Кама муниципаль берәмлекләр арасында беренче бишлеккә кергән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге галимнәре соңгы 5 елда халыкны эш белән тәэмин итү буенча социаль-икътисадый рейтинг төзегән.

Халыкны эш белән тәэмин итүдә беренче урында - Казан шәһәре (40% тан артык), Лаеш, Алабуга, Лениногорск, Әлмәт, Югары Ослан, Саба, Түбән Кама, Яңа Чишмә районнары һәм Яр Чаллы шәһәре дә (34% тан 38% ка кадәр) башкаладан калышмаска тырыша.

Тикшерү нәтиҗәләре Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Балтач, Менделеевск районнарында республика буенча үлүчеләр санының иң түбән дәрәҗәдә булуын күрсәткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot