Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама һәм Мэйшань шәһәрләре арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде
Бүгенге көндә кардәшлек элемтәләрен тагын да үстерү нияте тора.
(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Кичә Түбән Кама муниципаль районы һәм Кытайның Мэйшань шәһәре арасында кардәшлек элемтәләрен урнаштыру турындагы килешүгә кул куелды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Документка Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Мэйшань шәһәренең Халык Хөкүмәте вице-мэры Цао Хуэй кул куйды.
"Яклар үзара дустанә элемтәләр, сәүдә һәм икътисадый бәйләнешләр үсешенә уңай йогынты ясарга, фәнни-техник, гуманитар, кадрлар һәм башка өлкәләрдә үзара ышаныч һәм мәнфәгатьләрне хөрмәт итүгә нигезләнгән хезмәттәшлекне һәм тәҗрибә алмашуны актив үстерергә килештеләр", - диелә документ текстында.
Мэйшань һәм Түбән Кама арасында үзара хезмәттәшлек нигезләре 2017 ел ахырында ук салынды. Бүгенге көндә кардәшлек элемтәләрен тагын да үстерү нияте тора. Бергәләп тормышка ашырырга мөмкин булган проектлар арасында – резидентларны сәнәгать паркларына җәлеп итү нефть химиясе өлкәсендә тәҗрибә алмашу, авыл хуҗалыгын үстерү, Мэйшань һәм Түбән Кама студентлары арасында спартакиада үткәрү, "Нардуган" ансамбле биючеләренең Кытайның "Дундуана" фестивалендә катнашу мөмкинлеге һ.б. бар.
"Без хезмәттәшлекне ныгытуга омтылабыз, һәм безнең барыбыз өчен дә бу – яңа мөмкинлекләр дип саныйм", - дип белдерде Айдар Метшин очрашуга йомгак ясап. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы әйтеп узганча, бу - нәтиҗәле уртак эшнең башы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз