news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мәктәбендә яшүсмер үлеменә ваемсызлык китергән

11 февральдә Түбән Кама мәктәбе укучысы дәрес вакытында пневматик пистолеттан парта күршесенең күзенә ата һәм ул хастаханәдә үлә.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Прокуратурасы Түбән Кама 1нче мәктәбендә яшүсмер үлеменә ваемсызлык китергән дип ачыклаган. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә, дип белдерә ТАСС.

Алдан хәбәр ителгәнчә, 11 февральдә Түбән Кама мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы дәрес вакытында пневматик пистолеттан парта күршесенең күзенә аткан. Яшүсмер коралны мәктәпкә сыйныфташына кире кайтарып бирү өчен алып килгән. 17 февральдә мәктәп укучысы хастаханәдә үлгән.

"Прокуратура материаллары буенча Россия Җинаять кодексының "Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән ваемсызлык" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды. Тикшерүдән күренгәнчә, пневматик пистолетны мәктәп бинасына алып керүгә юл куелган, үз вакытында дәрестә булмаган укытучыны алыштыру тәэмин ителмәгән (мәктәп хакимияте күрсәтмәсе белән бер үк вакытта ике сыйныфта дәресләр алып барылган), шуның белән укучылар тәртибендә тиешле контроль тәэмин ителмәгән. Тикшерү барышында мәктәп җитәкчелеге тарафыннан әлеге хәлне яшерергә теләү факты ачыкланган", - дип җиткерделәр матбугат хезмәтендә.

Алдан Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Россия Җинаять кодексының "Аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян салуда саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100