news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мәктәбендә бер ир-ат укучыларны һәм җитәкчелекне куркыткан

Түбән Кама шәһәренең 27нче мәктәбе директоры, таныш түгел ир киткәннән соң, полиция хезмәткәрләрен чакырткан.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәренең 27нче мәктәбендә бер ир-ат укучылар һәм җитәкчелекне куркыткан, директор полициягә гариза язган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Эш болайрак булган. Дәрес вакытында мәктәпкә кулына чәчәк тоткан бер ир килеп кергән. Ул вахтерга үзенең кызын туган көне белән котларга теләвен әйткән. Аның мәгълүматларын язып алганнар һәм бинага үткәргәннәр.

Шаһитлар әйтүенчә, ир-ат дөрестән дә кызына чәчәк тапшырган, шуннан соң: «Кем дә кем бу балага кагыла, шул минем белән эш йөртәчәк», - дип белдергән. Аннары пистолетка охшаган әйбер күрсәтеп, күздән югалган.

Кыз елап җибәргән, мәктәп директоры исә полицейскийлар чакырткан.

Соңрак ачыкланганча, кунак мәктәп укучысының туганы түгел, ә әтисенең дусты булган.

Хәзерге вакытта мәктәптә полиция хезмәткәрләре эшли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot