Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама һәм Кама Аланы иҗтимагый үзидарәләре республика бәйгесендә җиңүгә ирешкән
Акчалата бүләкләрнең гомуми суммасы 50 миллион сумнан артып киткән.
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ")."Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә" республика конкурсында катнашып, Түбән Кама һәм Кама Аланы үзидарәләре 7 миллион сумнан артык премиягә ия булган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Каманың 25 территориаль иҗтимагый үзидарәсе арасында 11 е җиңүгә ирешкән, аларның барысы да конкурсның алтын һәм көмеш медальләренә лаек булган. Беренче урыннарны 5, 19, 21, 23, 34, 35а микрорайоннар һәм 1, 2 нче кварталлар, шулай ук Кама Аланының 1 нче микрорайоны алган. Аларга 665 әр мең сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. Икенче урында - 8, 9, 20, 29 нчы микрорайоннар һәм Төзүчеләр бистәсе. Алар 500 әр мең сум акча алачак.
"Грант акчасын без, нигездә, җиңү яулаган микрорайоннарда балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә тотарга планлаштырабыз", - ди ТИҮ советы җитәкчесе Тимур Гәрәев.
Конкурс нәтиҗәләре буенча республикада 120 иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә билгеләнгән. Акчалата бүләкләрнең гомуми суммасы 50 миллион сумнан артып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз