Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама мөхтәсибәте намаз уку экспресс-курсларын ачты
Курсның беренче дәресендә йөздән артык кеше — 143 хатын-кыз һәм 25 ир-ат булды.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә намаз уку күнекмәләренә һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча экспресс-курслар ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Намаз — бәхет ачкычы» дип исемләнгән курсның беренче дәресендә йөздән артык кеше — 143 хатын-кыз һәм 25 ир-ат булды.
Курсның махсус программасы Исламда беренче адымнарын ясарга теләүче дин кардәшләребез өчен булдырылган. Укулар шимбә көннәрендә узачак һәм ул 5 дәресне үз эченә алачак.
2018 елдан Татарстан мөфтияте тарафыннан «Ислам. Беренче адымнар» проекты гамәлгә ашырыла, ул кешеләрне биш вакыт намазларны укуга тарту һәм Ислам нигезләрен танып белүгә җәлеп итү максатыннан оештырыла. Бу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең халык арасында иң популяр башлангычларының берсе, аның ярдәмендә 400дән артык кеше намазга басты һәм, асылда, намаз әһеленә әверелде. Әлеге экспресс-курслар тәҗрибәсе шулай ук Татарстан мөхтәсибәтләрендә дә уңышлы файдаланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз