news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама җәмәгатьчелеге “Шагыйрәләр язга елмая” дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә җыелды

Әдәби-музыкаль кичә барышында берләшмәгә йөреп, каләм тибрәтүче һәр шагыйрә иҗатына аерым урын бирелде.

Түбән Кама җәмәгатьчелеге “Шагыйрәләр язга елмая” дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә җыелды
tat.e-nkama.ru

(Казан, 10 март, "Татар-информ", Гөләндәм Галиева). Түбән Кама җәмәгатьчелеге Халыклар дуслыгы йортына “Шагыйрәләр язга елмая” дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә җыелды.Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре әзерләгән кичә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасына биш ел тулу уңаеннан, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе шагыйрәләре белән берлектә үтте.

“Оешманың төп максаты – гаиләдә халык йолаларын, туган телебезне, рухи кыйммәтләрне саклау һәм милли хәзинәбезне киләчәк буынга җиткерү”, - дип башлады үз чыгышын “Ак калфак” җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина.

Биш ел алай күп вакыт булып тоелмаса да, Түбән Камада төрле өлкәләрдә хезмәт куючы егермегә якын иң актив, милләтпәрвәр хатын-кызны үзенә туплаган оешма бу чорда күп кенә чаралар оештырып, уңай нәтиҗәләргә ирешкән. Кичә барышында оешманың иң актив әгъзалары аерым билгеләп үтелеп, аларга истәлеккә бүләкләр дә тапшырылды.

Гүзәл затларга мәдхия булып яңгыраган кичәнең икенче өлеше шигъри җанлы хатын-кызлар - “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе вәкилләре иҗатына багышланды.

Әдәби-музыкаль кичә барышында берләшмәгә йөреп, каләм тибрәтүче һәр шагыйрә иҗатына аерым урын бирелде, чарада катнашучы унбишләп каләм әһеле сәхнә түреннән язгы шигъри сәламен тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot