news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама җәмәгатьчелеге "Кама" лагеренең киләчәге турында фикер алышты

Фикер алышудан соң иң яхшы идеяләр бердәм концепциягә тупланачак һәм "Кама" эше өчен нигез булачак.

Түбән Кама җәмәгатьчелеге "Кама" лагеренең киләчәге турында фикер алышты
tat.e-nkama.ru

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада "Кама"ны модернизацияләү турында фикер алышу буенча стратегик сессия уза. Ике көн дәвамында катнашучыларга балалар лагеренең идеологиясе һәм эш концепциясе турында фикер алышырга кирәк булачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. 

 2019 елда лагерьны капиталь ремонтның республика программасына керткәннәр иде. Район җитәкчелеге реконструкция белән бергә "Кама"ны үзгәртеп кенә калмыйча, заманча ял итү, белем бирү, балалар һәм ата-аналар өчен үсеш үзәге итеп, учреждение эшенә комплекслы якын килүне дә бурыч итеп куйды.

Стратегик сессиядә Түбән Кама халкы катнаша: сәламәтләндерү лагерьлары җитәкчеләре, педагоглар, балалар учреждениеләре хезмәткәрләре, яшьләр вәкилләре, волонтерлар, архитекторлар, проектлаучылар, шәһәр һәм район башкарма комитетлары башлыклары.

Моннан тыш, эшкә "Точка Пси" (Мәскәү) мәгарифтә психологик-педагогик инновацияләрнең ресурс үзәге белгечләре кураторлык итә. Фикер алышудан соң иң яхшы идеяләр бердәм концепциягә тупланачак һәм "Кама" эше өчен нигез булачак.

Лагерь территориясендә беренче этап кысаларында төзелеш эшләре тәмамланган диярлек. Корпусларда эчке эшләр бара, җылылык җибәрелгән. Ял итү өчен шартлар тудырылган. Ашханә, административ бина әзер, кышкы чорда чаңгы, тимераяк прокаты ачылачак.

Киләчәктә Каракүл күлендәге пирсны торгызу, шулай ук "Кама"ны экосукмаклар белән күрше "Зәңгәр күл" лагере белән тоташтыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100