news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мәдәният хезмәткәре профсоюз оешмалары форумы бәйгесендә җиңгән

Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Гүзәл Хәсәнова 2 нче урын алган.

Түбән Кама мәдәният хезмәткәре профсоюз оешмалары форумы бәйгесендә җиңгән
tat.e-nkama.ru

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Узган ялларда республикада беренче тапкыр "Культура-Fest - 2019" профсоюз яшьләр форумы узган. Түбән Кама мәдәният хезмәткәре форум  бәйгесендә җиңгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Аны Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы үткәрде.

"Васильево" шифаханәсендә узган форум республиканың барлык почмакларыннан 140 яшь катнашучыны берләштерде. Моннан тыш, форумга Екатеринбург, Каменск-Уральск, Кострома, Минскидан да яшьләр килгән. Түбән Кама данын үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Олы Афанас авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Яшь тамашачылар театры актерлары яклаган.

Программадагы бер чара буларак, катнашучылар "Профсоюзга керүнең 5 сәбәбе" һәм "Мәдәният – камиллеккә омтылыш" темаларына эссе язганнар. Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Гүзәл Хәсәнова бу бәйгедә 2 нче урын алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot