news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мәчетләренә кагылышлы яңа китап дөнья күрде

Китап 200 данә белән басылган.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Күптән түгел Кираметдин хаҗи Кәшәфетдиновның "Түбән Кама шәһәре һәм авыл мәчетләре төзелеше тарихы" дигән татар телендә яңа китабы дөнья күрде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапта райондагы дин әһелләре белән мәчетләр һәм дини эшчәнлек алып баруга кагылышлы әңгәмәләр, тарихи фотосурәтләр урын алган. Китап 200 данә белән басылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100