news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама һәм Алабуга районнары арасында боз кичүе бәйрәмнәрдән соң ачылачак

Бозның ныклыгын тикшерү махсус георадар ярдәмендә үткәрелде.

Түбән Кама һәм Алабуга районнары арасында боз кичүе бәйрәмнәрдән соң ачылачак
архив

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама районы Кызыл Чишмә бистәсен һәм Алабуга районының Покровский авылын тоташтыручы боз кичүендә техник тикшерү уздырылды. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

Кама аша традицион рәвештә боз кичүе салына торган урында Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җитәкчелегендә белгечләр эшләде.

Бозның ныклыгы махсус георадар ярдәмендә тикшерелде.

Кичү җитәкчелегенә җәяүлеләр җылыну өчен стационар һәм күчмә пунктлар оештырырга, юл билгеләрен һәм боз өстеннән чыгу өчен хәрәкәт схемасын җирле ЮХИДИ хезмәте белән килештерергә, шулай ук җыелу полосалары һәм утырту мәйданчыклары тирәсендә тәртип урнаштырырга күрсәтмә бирелде.

Эшләрне 10 гыйнварга кадәр тулысынча башкарырга кирәк. Түбән Кама коткару станциясе башлыгы Илдар Миңнегалиев сүзләренчә, Кызыл Чишмә — Покровский боз кичүе яңа ел бәйрәмнәреннән соң эшли башлар дип планлаштырыла.

Элегрәк Мамадыш районының Новозакамск бистәсе һәм Соколка авылы арасындагы Чулман аша булдырылган кичүдә техник тикшерүне гамәлдән чыгарганнар иде. Моның сәбәбе – боз өстенә су чыгу булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100