news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама лицеенда укучылар җирле күппрофильле хастаханә волонтерлары булды

Волонтерларда югары технологияле медицина ярдәме аеруча зур кызыксыну уятты.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың 35нче лиценда укучылар, медицина учреждениеләренең булачак студентлары, «Медицина волонтерлыгы» программасы кысаларында Түбән Кама үзәк районара күппрофильле хастаханәсенең стационар бүлегендә булды. Бу хакта Түбән Кама районы сайтында хәбәр ителә.

Волонтерларда югары технологияле медицина ярдәме аеруча зур кызыксыну уятты. Алар кабул итү, урология, травматология бүлекләрендә, экспресс-лабораториядә булды.

Әлеге лицейда укучылар өченче ел рәттән Түбән Кама үзәк районара күппрофильле хастаханәсе базасында практика уза. Кагыйдә буларак, мондый практика үткән егетләр һәм кызлар Татарстан һәм Россиянең югары медицина уку йортларына керә.

Булачак табибларның практикасы стационар бүлекләре белән танышудан башланды. Нигездә, лицейда укучыларны югары технологияләр кызыксындырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot