news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама кызы нәсел шәҗәрәсен рәсем итеп чигеп, республика бәйгесендә җиңү яулаган

Түбән Кама педагогия көллияте студенты Ангелина Макушина генеалогик тикшеренүләр буенча республика конкурсында икенче урын алган.

Түбән Кама кызы нәсел шәҗәрәсен рәсем итеп чигеп, республика бәйгесендә җиңү яулаган
tat.e-nkama.ru

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Түбән Кама педагогия көллиятенең 17 яшьлек студенты Ангелина Макушина генеалогик тикшеренүләр буенча республика конкурсында икенче урын алган. Җиңүчегә бүләкне бүген район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә тапшырдылар.  Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ангелина үз хезмәтендә алты буын нәсел шәҗәрәсен яктырткан. Төп чыгышы Курган өлкәсеннән булганга, аңа Түбән Кама архивыннан тыш, башка архивларга да мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Әби-бабасы урта хәлле кешеләр булган, аларны кулак дип, сөргенгә сөргәннәр.

Булачак башлангыч сыйныф укытучысы үз эшен җитәкчесе Рәзинә Астадурян җитәкчелегендә башкарган. Фәнни тикшеренү эшен ул рәсем итеп чигеп тә тәкъдим иткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot