news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама кызы Бөтендөнья парамузыкаль фестивалендә Татарстан данын яклаячак

15 яшьлек кыз республика, бөтенроссия һәм дөньякүләм конкурсларда күп җиңүләр яулаган.

Түбән Кама кызы Бөтендөнья парамузыкаль фестивалендә Татарстан данын яклаячак
e-nkama.ru

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама кызы Бөтендөнья парамузыкаль фестивалендә Татарстан данын яклаячак. Унбиш яшьлек Мәликә биш ел ишарәләп җырлау белән шөгыльләнә һәм бөтен дөньяны яуларга хыяллана. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама кызы әзерли торган номерда иң мөһиме - куллар. Нәкъ менә алар җырдагы хис-тойгылар һәм аның мәгънәсен ачып бирә.

Кызга 4 яшендә йөрәгенә операция ясаганнан соң, ул ишетү сәләтен югалта, ләкин бу аңа иҗат итәргә комачауламый.

Мәликә музыканы вибрация аша (тире аша) кабул итә һәм хисләрен тамашачыга җиткерә. 15 яшьлек кыз республика, бөтенроссия һәм дөньякүләм конкурсларда күп җиңүләр яулаган. Хәзер яшь артистка дәрәҗәле парамузыкаль фестивальгә әзерләнә.

Бөтендөнья парамузыкаль фестивале октябрь ахырында Мәскәүдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot