news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама коткаручылары өсте ябулы спорт залы төзергә ниятли
Ул Сухарево авылында янгын сүндерү посты янындагы территориядә сафка басачак
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 13 апрель, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама районында янгын сүндерү-гамәли спортны үстерергә ниятлиләр. Әлеге дисциплинага авыл яшьләрен җәлеп итү күздә тотыла.
Ут белән көрәшүчеләр Сухарево авылында янгын сүндерү посты янындагы территориядә төзергә ниятләгән спорт залы күнегүләр үткәрү урыны булачак. “Без йөгерү юлы, волейбол мәйданчыгы, каршылыклар полосасы һәм районда янгын сүндерү-гамәли спортны популярлаштыру өчен кирәкле башка әйберләр төзергә телибез”, - диде часть башлыгы Ренат Гыймазов.
Яңа спорт залында булачак янгын сүндерүчеләр генә түгел, берничә авылның мәктәп укучылары да шөгыльләнер дип көтелә. Сухарево янгын сүндерү часте хаклы рәвештә Татарстандагы иң яхшы авыл янгын сүндерү частьларыннан берсе санала. Биредә республикада беренчеләрдән булып заманча технологияләр кертә башладылар. Мисал өчен, Интернет ярдәмендә Түбән Кама муниципаль районындагы 24 торак пунктка хезмәт күрсәтүче берничә янгын сүндерү посты контрольдә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2