Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама коткаручылары республика бәйгесендә җиңү яулады
Алар төп призга – күчмә кубокка ия булдылар.
(Казан, 26 июл, "Татар-информ"). Кама Аланында республика газ һәм төтен агуыннан саклау хезмәте звенолары арасында һөнәри бәйге узды. Быелгы 41 нче ярыш хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алуга багышланды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ярышта 18 команда катнашты. Башта янгын сүндерүчеләрнең белемнәрен теоретик яктан тикшерделәр: алар хезмәтне саклау һәм авария-коткару мәсьәләләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң гамәли сынаулар башланды: җылылык-төтен камерасына разведка һәм зыян күрүчене коткару, торба-тоннель, койма һәм асылмалы күпер аша узу, күп катлы бинада янгын сүндерү һәм зыян күрүчене бау аша төшерү.
Бәйгедә Түбән Кама районының 62 нче янгын сүндерү-коткару часте җиңү яулады, алар төп призга – күчмә кубокка ия булдылар. Икенче урында - Алабуга районы 75 нче янгын сүндерү-коткару часте, өченчедә - Азнакай районының 87 нче янгын сүндерү-коткару часте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз