news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама комплекслы төзекләндерү предприятиесенә яңа җитәкче билгеләнгән

Элек Рафаэль Демидов Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.

Түбән Кама комплекслы төзекләндерү предприятиесенә яңа җитәкче билгеләнгән
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә яңа җитәкче билгеләнде. «Комплекслы төзекләндерү предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесен хәзер Рафаэль Демидов җитәкләячәк.

Элек ул Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Рафаэль Тимофеевичның эш тәҗрибәсе зур. Бу тәҗрибә Түбән Камада тәртип урнаштырырга ярдәм итәр дип өметләнәм. Уңышлар сезгә», — диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.


news_right_1
news_right_2
news_bot