news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама китапханәләрен республика дәрәҗәсендә билгеләп үттеләр

Түбән Кама муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханә системасының берьюлы ике филиалы “Балалар китапханәсе” конкурсының призерлары булды

(Түбән Кама, 13 гыйнвар, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың берьюлы ике китапханәсе “Балалар китапханәсе – 2009” республика конкурсы лауреатлары арасына керде.
37 нче шәһәр филиалы “Китапханә – сәламәтлек территориясе” номинациясендә беренче урынны яулады.
“Авыл һәм балалар” номинациясендә Шәнгәлче авылы китапханәсе II дәрәҗә дипломга лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot