Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама китапханәчесе Ялчыгол укуларында чыгыш ясаган
Ялчыголның бу як авылларда үткәргән тормышына кагылышлы фактлар аз, тема тирәнтен өйрәнүне таләп итә.
(Түбән Кама, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як", Әлфия Хафизова ). Быелгы җиденче чара Зәй районы Имәнлебаш авылында татар мәгърифәтчесенең каберен зиярәт кылудан башланды.Түбән Кама китапханәчесе Зәйдә Ялчыгол укуларында чыгыш ясаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Аның хөрмәтенә Зәйдә мәчет аталган, исемен йөртүче урамда истәлек билгесе бар, музее эшләп килә.
"Хәзерге милли-мәдәни тормышыбызда Таҗетдин Ялчыгол мирасының әһәмияте" исемле фәнни-гамәли конференциядә нәсел дәвамчылары, дин әһелләре, тарихчылар тарафыннан аның иҗатын алга таба ачыклау һәм саклау мәсьәләсе күтәрелде.
Каенлы авылы китапханәчесе Флера Гарипованың "Түбән Кама җирлегендә Таҗетдин Ялчыгол эзләре" дигән темага чыгышын профессор Хатыйп Миңнегулов аерым билгеләп үткән. Безнең докладчыбыз фикеренчә, Ялчыголның бу як авылларда үткәргән тормышына кагылышлы фактлар аз, тема тирәнтен өйрәнүне таләп итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз