Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама китапханәчеләре Мәдәният министрлыгы премиясен һәм җиде грант алган
2018 ел җирле китапханә системасы өчен уңышлы булган.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама китапханәчеләре «Мирас» мәдәният йортында үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән. Бу турыда Татарстан Түбән Кама районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
2018 ел җирле китапханәләр системасы өчен уңышлы булган. Өченче тапкыр ул республиканың иң яхшы үзәк китапханә системасы буларак Татарстан Мәдәният министрлыгының «Лидер» премиясен алган.
Моннан тыш, Түбән Кама китапханәләре һәм китапханәчеләре җиде грант откан, республика конкурсларында җиңү яулаган, төрле дистәләрчә акцияләрдә катнашкан, шәһәрнең мәдәни тормышына яңа эш формалары керткән.

Түбән Кама Үзәк китапханәләр системасы директоры урынбасары Римма Хәсәнова адресына котлау сүзләре яңгыраган. 26 майда аңа 65 яшь тулган, шул ук елны китапханә системасына керүенә 40 ел булачак. Ул үзәк балалар китапханәсен җитәкли һәм 1983 елдан директор урынбасары булып тора.

Римма Хәсәнова үзенең эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгәне.
«Человечечки» балалар театрының яшь артистлары, 64нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, «Тулпар» халык бию һәм җыр ансамбле китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз