news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама кешесенә үз гаражында ут капкан

Янгын мәйданы 18 квадрат метрны тәшкил иткән.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”) Татарстанда Түбән Каманың 66 яшьлек кешесенә үз гаражында ут капкан, аның тәне пешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Түбән Кама шәһәренең Менделеев урамындагы гараждан төтен чыгуы турындагы хәбәр алынган.
Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр хезмәте янгын сүндерүчеләре җиңел машинага һәм гаражга ут капканлыгын күргәннәр. Янгын мәйданы 18 квадрат метрны тәшкил иткән. Алар тиз арада янгынны сүндергән. Нәтиҗәдә, янгында 66 яшьлек ир-ат зыян күргән. Сул як боты пешкән ир-атны Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot