news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама көллияте федераль тәҗрибә мәйданчыгы статусын алган

Түбән Кама көллияте тәҗрибәсенең темасы булып, цифрлы технологияләрне куллану нигезендә гомуми белем бирү әзерлеге нәтиҗәләрен үзләштерү өчен, оештыру-педагогик шартлар булдыру тора.

Түбән Кама көллияте федераль тәҗрибә мәйданчыгы статусын алган
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Каманың Королев исемендәге политехника көллияте федераль тәҗрибә мәйданчыгы статусын алган. Бу хакта «Инстаграм»да үз битендә учреждение җитәкчесе Татьяна Куприянова хәбәр итә.

Мәйданчык эшчәнлегенең төп юнәлешләре — заманча проблемаларны хәл итүнең яңа ысулларын эшләүгә, мәгариф системасына яңарыш кертүгә юнәлтелгән ачыш һәм механизмнарны сынап карау буенча эшчәнлек. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама көллияте тәҗрибәсенең темасы булып, цифрлы технологияләрне куллану нигезендә гомуми белем бирү әзерлеге нәтиҗәләрен үзләштерү өчен, оештыру-педагогик шартлар булдыру тора.

«Безнең һөнәри белем бирү оешмасының үсеше яңа тәҗрибәдән башка мөмкин түгел», — дип яза Татьяна Куприянова.

Россия мәгарифне үстерү федераль институтының эксперименталь мәйданчыгы статусы мәгариф өлкәсендә эшчәнлек алып баручы учреждение, юридик затлар, уку-укыту берләшмәләренә бирелергә мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100