Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама институтының алдынгы студентлары дипломнарын Казан ратушасында алды
Түбән Кама институтының алдынгы студентлары дипломнарын Казан ратушасында алды
(Казан, 15 июль, "Татар-информ"). Түбән Кама химия-технология институтының иң алдынгы студентлары үз дипломнарын Казан ратушасында алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Камада Казан илкүләм тикшеренү технология университетының филиалы - химия-технология институты урнашкан. Аны тәмамлаучылар нефтехимиклар сафын тулыландырып торалар.
"Хәзерге вакытта "Түбән Кама нефтехим" тулысынча комплектланган, әмма акционерлар куйган бурычлар һәм гамәлдәге производстволарның куәтен арттыру һәм модернизация буенча Стратегия-2030 ны исәпкә алып, предприятие заманча һәм яхшы әзерлекле кадрларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән", - дип яза "Реальное время".
Тантанада компаниянең генераль директоры урынбасары Родион Булашов та катнашкан. Аның сүзләренә караганда, компания КМТТУ ректоры Сергей Юшко белән даими элемтәдә тора, предприятие өчен кирәкле булган кадрлар составын тулыландыруда төрле программаларны гамәлгә ашыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз