Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама индустриаль техникумы укырга керергә чакыра
Биредә электромонтер, цифрлы мәгълүмат эшкәртү остасы, шин җитештерүдә оператор һәм башка һөнәрләргә өйрәнеп була.
(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Түбән Кама индустриаль техникумы яңа 2020-2021 уку елына абитуриентлар кабул итү турында игълан итте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар түбәндәге белгечлекләр буенча документлар тапшыра ала: АСУ; техник эксплуатацияләү һәм роботлаштырылган җитештерүгә хезмәт күрсәтү; металл эшкәртү производствосы технологиясе; пластик массалар һәм эластомерлар җитештерү һәм эшкәртү технологиясе.
Алга таба студентлар электромонтер, цифрлы мәгълүмат эшкәртү мастерлары, физика-математика сынаулары буенча лаборант, шин җитештерүдә оператор һөнәрләрен үзләштерә алачак.
11 сыйныф базасында слесарь һөнәренә өйрәтү уздырыла, читтән торып уку бүлегендә студентлар пластик массалар һәм эластомерлар җитештерү һәм эшкәртү технологиясен өйрәнә алачак.
Тулырак мәгълүматны 8-555-30-18-32 телефоны буенча белешергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз