Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин урынына калырга мөмкин кандидат мәгълүм
Әмма әлегә бу вазифаны Йосыф хәзрәт үзе башкаруын белдерде.
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе, Җәмигъ мәчете имам-хатибы Йосыф Дәүләтшин вазифасыннан китүе хакында “Татар-информ” язган иде. Аның урынына калырга мөмкин кандидат мәгълүм. "Татар-информ" хәбәрчесенә Йосыф хәзрәт Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе вазифасына Салих хәзрәт Ибраһимовны тәкъдим итүен әйтте.
“Мин бу вазифага 10 елдан артык үземнең ярдәмчем булып эшләгән Салих хәзрәт Ибраһимовны тәкъдим иттем. Бу мәсьәлә турында мөфти белән дә, район җитәкчелеге һәм халык белән дә сөйләштек”, - диде Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.
Әлегә исә, Йосыф хәзрәтнең Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте башлыгы итеп билгеләнүе хакында хәбәр таралса да (аны Түбән Кама шәһәре һәм районы рәсми сайты хәбәр итте), Дәүләтшин Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе вазифасын башкаруын дәвам итә. Моннан тыш, Йосыф хәзрәтнең Казан мәчетләренең берсенә имам булып билгеләнүе турында да хәбәрләр таралды, әмма хәзрәт аның дөреслеген расламады.
“Кайсы мәчеттә имам булачагым хакында әле бернинди дә карар кабул ителмәде. Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибәте җитәкләү буенча да әле төгәл генә карар юк. Устав нигезендә, башта мөхтәсибне мөфти тәкъдим итәргә тиеш. Аннары район имамнары җыелып, кандидат тавышка куелуы шарт. Имамнар сайлаган очракта, мөфти раслаганнан соң гына әлеге вазыйфага керешергә мөмкин. Әле бу эшләр берсе дә башкарылмады, мин Түбән Кама имам-мөхтәсибе вазыйфасыннан алынмадым”, - диде Йосыф хәзрәт Дәүләтшин "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибәтен һәм Әл-Мәрҗани мәчетен Мансур хәзрәт Җәләлетдин җитәкләгән иде. Ул исә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның урынбасары итеп билгеләнде. Әлегә аның урынына кеше сайлап куелмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз