Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама имам-мөхтәсибе Дәмәшкъта мәктәп ачу тантанасында катнашты
Барза районында 1000 балага исәпләнгән яңа мәктәпне торгызуга 20 млн сум тирәсе акча җыелган.
(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Дәмәшкъта эш сәфәрендә булды. Биредә Барза районында 1000 балага исәпләнгән яңа мәктәп ачылды. Аны төзекләндерүдә түбәнкамалылар да үзләреннән зур өлеш кертте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Кама имам-мөхтәсибе сүзләренә караганда, сүриялеләр ачык күңелле, дустанә булулары белән аерылып тора. Алар россиялеләрне, мәктәпне торгызуда күрсәткән ярдәмнәре өчен, өйләренә чакырып кунак иткәннәр.
"Халыкара дәрәҗәдә булуы һәм зур җитәкчеләрнең катнашуына карамастан, чара бик җылы һәм дустанә узган, - дип яза Түбән Кама җәмигъ мәчете матбугат хезмәте. - Сүрия балалары рус телендә җырлар башкарган, ә россиялеләр аларны “Аленка” шоколады белән сыйлаган. Сүрия балаларына Россия дини җәмгыятьләре игелекле, күркәм һәм файдалы бүләк ясады”.
Билгеле булганча, РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итүче эшче төркем оештырган хәйрия акциясендә христианнар, мөселманнар һәм башка дин тотучылар катнашткан. Нәтиҗәдә, Дәмәшкъта 1000 балага исәпләнгән мәктәпне торгызуга 20 млн сум тирәсе акча җыелган..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз