news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама икмәк комбинаты эш урыннары тәкъдим итә

Оешма уку, соңыннан эшкә урнашу мөмкинлеге дә бирә.

Түбән Кама икмәк комбинаты эш урыннары тәкъдим итә
tat.e-nkama.ru/news/746/78022/

(Казан, 14 июль, "Татар-информ"). 18 июль көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Түбән Кама икмәк комбинаты" ҖЧҖ өчен эш бирүче көне үткәрә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Эш бирүче көнендә махсус белеме һәм бу өлкәдә тәҗрибәсе булмаган кандидатуралар да карала. Оешма уку, соңыннан эшкә урнашу мөмкинлеге дә бирә. "Түбән Кама икмәк комбинаты" ҖЧҖ түбәндәге вакансияләр тәкъдим итә: контроль-үткәрү пункты хезмәткәре, азык-төлек продукциясе җитештерү җиһазларын көйләүче, автотранспорт цехы диспетчеры, кондитер, пешекче, автомобиль йөртүче һ.б.

Очрашу 10.00 сәгатьтә башлана. Белешмә өчен телефон: 8 (8555) 42-68-00.

news_right_1
news_right_2
news_bot