Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама Идел буе шәһәрләре ассоциациясе составына кергән
Бу хактагы карар Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының җыелышында кабул ителгән.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Чанышева). Түбән Кама Идел буе шәһәрләре ассоциациясе составына кергән. Бу хактагы карар Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының җыелышында кабул ителгән.
“Идел буе федераль округында (ИФО) Идел буе шәһәрләре ассоциациясе - иң абруйлы мәйданчыкларның берсе, ул 19 ел дәвамында шәһәрләр эшчәнлеген координацияли. Соңгы өч елда Ассоциациянең географиясе шактый киңәйгән, аның составына 15 тән 25 кә кадәр шәһәр кергән”, - дип белдерде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов.
Шулай итеп, хәзер Идел буе шәһәрләре ассоциациясенә 25 шәһәр керә, аның 14е – ИФО дан читтә урнашкан Россия субъектлары административ үзәкләре, Көньяк федераль округтан - Волгоград һәм Әстерхан шәһәрләре, шулай ук ИФО 7 төбәгенең икенче дәрәҗәдәге 9 шәһәре - Балаково, Димитровград, Яңа Куйбышев, Яңа Чабаксар, Сарапул, Сызрань, Тольятти, Стәрлетамак һәм Арзамас шәһәрләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз