news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама идарәче компаниясе эш нәтиҗәләре буенча ил күләмендә алдынгы урынны алган

Нәтиҗәләр ясаганда, идарәче компаниянең эшчәнлек масштабы, финанс ягыннан тотрыклылыгы, нәтиҗәлелеге, дәрәҗәсеисәпкә алынган.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Жильё" идарәче компаниясе Россиянең иң яхшы 50 идарәче компаниясе арасында алтынчы урынны алган. Рейтинг Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды тикшеренүләре нигезендә төзелгән, исемлеккә 17 мең оешма кергән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Нәтиҗәләр ясаганда, идарәче компаниянең эшчәнлек масштабы, финанс ягыннан тотрыклылыгы, нәтиҗәлелеге, дәрәҗәсе, эш күрсәткечләренең һәркемгә ачык булуы исәпкә алынган. Исемлектә беренче урында Краснодар шәһәре идарәче компаниясе тора.

Түбән Камадан тыш, әлеге исемлектә беренче иллелектә Сарман районы (40нчы урын), Казанның "Танкодром" торак-коммуналь хуҗалыгы (50нче урын) да бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot