news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама җиңел атлетлары Идел буе федераль округы беренчелеге призерлары булды

Яңа Чабаксарда “Нефтехимик” СК Спорт осталыгы үзәгенең ике вәкиле алтын медальгә ия булды

(Түбән Кама, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). “Нефтехимик” спорт клубы вәкилләре җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы беренчелеге призерлары булды.
Яңа Чабаксарда узган ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 700дән артык спортчы катнашты. Татарстанның җыелма командасы составында чыгыш ясаган түбәнкамалылар ике алтын медальгә ия булды.
Каршылыклы 60 метр арага йөгерү буенча Айдар Гыйлаҗев беренче урынны алды. “Нефтехимик” спорт клубы Югары спорт осталыгы үзәгенең тагын бер вәкиле Руслан Баязитов 800 метрга йөгерү буенча яхшы нәтиҗәгә иреште. Ике җиңел атлет та февральдә Мәскәүдә узачак бөтенроссия чемпионатына әзерләнә башлады. Түбәнкамалыларга башкалага юлламаны алтын медальләр белән бергә тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot