Түбән Кама хирурглары нефтьчеләрдән бүләк алды
Үзәк хастаханәнең хирургия бүлеген җиһазлау өчен 5 миллион сум сарыф ителәчәк
(Түбән Кама, 13 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Кама Үзәк хастаханәсе Татарстан нефтьчеләреннән җитди финанс ярдәм алды. “Татнефть” компаниясе хирургия бүлеген җиһазлау өчен 5 миллион сум акча бүлеп биргән.
“Бу акчага медицина җиһазлары сатып алабыз. Хирургия өлкәсе заманчалашу сәбәпле, җиһазларны яңарту зарур”, - диде шәһәрнең баш хирургы Идрис Вәлитов. Түбән Кама табиблары беренче чиратта заманча операция өстәлләре, шулай ук яңа хирургия инструментлары сатып алырга ниятли. Нефтьчеләрнең матди ярдәме ел ахырына кадәр үзләштереләчәк.