Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама хатын-кызлары хәрби хезмәттәге егетләргә күчтәнәчләр илтәчәк
Быел камыр ризыкларыннан бары тик чәкчәк кенә кабул ителә.
(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы “Солдатка –Ана бәлеше” иҗтимагый акциясен уздыра. Сигезенче ел рәттән уздырылучы әлеге акциянең төп максаты – аналар пешергән бәлешләр аша хәрби хезмәттәгеләргә әхлакый ярдәм күрсәтү. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәм алдыннан активистлар Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүче егетләр өчен бәйрәм өстәле әзерли.
Быел бәйрәмгә татлы бүләкләрне Преображенский полкында хезмәт итүче Түбән Кама егетләре алачак. Атна азагында ата-аналар һәм артистлар Мәскәүгә юл тотачак. Әлбәттә, алар арасында Кызыл мәйданда парадта катнашкан егете, НТР хәбәрчесе Вадим Струминский да бар.
Хәрби хезмәт үтүчеләр өчен күчтәнәчләр җибәрергә теләүчеләргә үз әйберләрен 22 февральгә кадәр агросәнәгать көллиятенә (Яшьлек ур., 23) тапшыру кирәк. Быел камыр ризыкларыннан бары тик чәкчәк кенә кабул ителә, чөнки башка ризыкларның яраклылык вакыты аз һәм алар бозылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз