news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама хастаханәсендә – намаз уку бүлмәсе

Түбән Кама шәһәре Үзәк күппрофильле хастаханәсендә мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе ачылды

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Түбән Кама шәһәре Үзәк күппрофильле хастаханәсендә мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе ачылды.
Шәһәрнең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, “Шифа” мәчете ачылышына ТР Диния Нәзарәте Рәисе Госман хәзрәт Исхакый үзе килгән иде. Татарстан хастаханәләрендә Аллаһка ышанучылар өчен махсус дога уку бүлмәләрен ачу мәсьәләсе 2008 елда күтәрелгән иде. Ул вакытта хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм дини конфессияләр башлыклары кул куйган иде.
Хастаханә территориясендә мәчет 11 сәгатьтән алып 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Анда авырулар, аларның туганнары һәм медицина хезмәткәрләре йөри алачак. Якын арада хастаханәдә православие динендәгеләр өчен дә дога уку бүлмәсе ачылыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot