Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама хастаханәсенә ун заманча медицина караваты бүләк иттеләр
Аларның һәркайсының бәясе 50 мең сумнан артып китә.
(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Түбән Кама хастаханәсенә ун заманча медицина караваты бүләк иттеләр. Заманча караватлар үзәк хастаханәнең реанимация һәм интенсив терапия бүлекләрендә урнаштырылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр итә.
"Пешү җәрәхәтләре блогын җиһазлар белән тәэмин итүче "Киль-Казан" компаниясе эшләр тәмамланганнан соң ук үзәк хастаханәгә кыйммәтле бүләк ясады", - дип сөйләделәр медучреждениенең матбугат хезмәтендә.
Пешү җәрәхәтләре блогын ачу вакытында компания баш табиб Хәбибулла Әхмәдовка матрацлы медицина караватлары алу өчен сертификат тапшырды.
Сүз А-4 моделендәге "Медицинофф" механик караватлары турында бара. Аларның һәркайсының бәясе 50 мең сумнан артып китә. Әлеге караватлар авыру өчен дә, дәвалаучы өчен дә уңайлы итеп эшләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз