Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама хастаханәсенә эшкә кайтучыларга 40 мең сум хезмәт хакы һәм бушлай торак бирелә
Түбән Кама үзәк хастаханәсе медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә чакыра.
(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Түбән Кама үзәк хастаханәсе медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә чакыра. Биредә студентлар ординатурага яисә ашыгыч ярдәм хезмәтенә эшкә урнаша алалар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Хезмәт хакы - 40 мең сумга якын, моңа өстәп, арендага барлык җиһазлары булган торак та бирелә. Белгечләргә бары тик коммуналь хезмәтләр өчен генә түләргә кирәк булачак.
Белешмә өчен телефоннар: 8(8555) 24-33-35, 24-32-22.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз