news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама халкы мемориалны төзекләндерәчәк һәм бистәдә юлны ремонтлаячак

Үзара салым буенча референдумда тавыш бирү өчен участоклар иртәнге сәгать җидедә ачылды һәм кичке сигезгә кадәр эшләячәк.

(Казан, 1декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 1 декабрьдә, Түбән Кама шәһәренең Кызыл Чишмә бистәсендә референдум уза. Җирле халык, алар арасында Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин да бар, үз торак пунктын төзекләндерүдә катнашачакмы-юкмы икәнлеген хәл итә. Бу хакта «Нижнекамская правда» яза.

Тавыш бирү участоклары иртәнге сәгать җидедә ачылды һәм кичке сигезгә кадәр эшләячәк. Җирлек составына ике бистә – Кызыл Чишмә һәм Пробуждение керә. Тавыш бирергә хокуклы 2190 кеше бүген республика стимуллаштыру программасында катнашыргамы-юкмы икәнлеген хәл итә. Кызыл Чишмә бистәсендә ел саен тавыш бирүдә катнаша торган муниципалитет җитәкчесе Айдар Метшин да яши.

Программа гамәлдә булган чордан - 2013 елдан бирле җирлектә юллар ремонтланды, тротуарлар төзелде, быел Кызыл Чишмәнең Совет урамындагы 21 һәм 22 нче йортлар ишегалдында балалар мәйданчыгы төзелде.

Кызыл Чишмә авылы җирлеге башлыгы Илдус Зәйнетдинов сөйләвенчә, бүген референдумда җирле халык Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган мемориалны реконструкцияләү һәм юлны төзекләндерү мәсьәләсен хәл итә.

Әгәр авыл халкы үз торак пунктларын төзекләндерүдә катнашырга карар итсә, алар 200әр сум акча тапшырачак. Икенче төркем инвалидлары, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм күп балалы гаиләләр социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә ике тапкыр кимрәк – 100әр сум акча кертәчәк.

Авыл кешеләренең җаваплары уңай булса, Татарстан бюджеты үзләре керткән һәр сумга дүрт сум өстәячәк. 100 процент җыелган очракта, муниципалитет бюджеты җыелган сумманы икеләтә арттырачак.

Бүген үзара салым буенча референдумнар Татарстанның 17 районында уза, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100