news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама хәрби хезмәткә әзерлек клубы курсантлары Мәскәүдә парадта катнашты

Түбән Каманың "Взлётная полоса" клубы илдә иң яхшылардан санала.

Түбән Кама хәрби хезмәткә әзерлек клубы курсантлары Мәскәүдә парадта катнашты
e-nkama.ru

(Казан, 3 август, "Татар-информ"). Кичә Түбән Кама хәрби хезмәткә әзерлек клубының 18 курсанты Мәскәүдә Кызыл мәйданда парадта катнашты. Түбән Кама егетләре биредә Татарстан башкаласын тәкъдим итте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Нефтехимиклар шәһәрендә әлеге клуб 11 ел эшли, егетләр анда атнага ике тапкыр бушлай шөгыльләнә. Аларның максаты - Һава-десант гаскәрләрендә хезмәткә әзерлек.

"Бүген бездә 70 кә якын курсант шөгыльләнә, - ди "Взлётная полоса" клубы җитәкчесе Илгиз Гафиятов. – Алар Устав өйрәнәләр, ГТО нормалары тапшыралар, парашют белән сикерәләр, сафта йөрү, армия кул сугышы буенча әзерлек үтәләр".

Түбән Кама клубы илдә иң яхшылардан санала. "Анда өч-дүрт ел шөгыльләнгән кеше Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итәрдәй сержантка әверелә, - ди Советлар Союзы Герое, Россия Десантчылар берлеге җитәкчесе Валерий Востротин. - Бу - вакытлы хезмәт нибары бер ел булганда бик яхшы ярдәм. Аларны яшь сугышчы курсларында укытырга, атарга өйрәтергә кирәкми – "Взлётная полоса"ны тәмамлаучыларның барысы диярлек спорт мастерлары".

Түбән Кама егетләреннән тыш, Кызыл мәйданда парадта Россиянең тагын җиде патриотик клубы һ.б. вәкилләр катнашкан. Тамашачылар алдында Һава-десант гаскәрләренең җыелма оркестры, Рязань һава-десант училищесының мактаулы каравыл ротасы чыгыш ясаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot