news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Кама ГЭСндә һәлакәтнең төп сәбәбе – эретеп ябыштыру вакытында баллон шартлау

Яңартылган мәгълүматлар буенча 1 кеше үлгән һәм 11 кеше зыян күргән

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Сергей Толмацкий, Артур Еникеев). Бүген Түбән Кама ГЭСндә булган һәлакәтнең төп сәбәбе эретеп–ябыштыру вакытында баллон шартлауда, дип белдерә коткаручылар.
“Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә һәлакәт урынында эшләүче коткаручы хәбәр итүенчә, монтажлау мәйданында шартлау эретеп ябыштыру эшләре вакытында булган дип фаразлана. Яңартылган мәгълүматлар буенча 1 кеше үлгән һәм 11 кеше зыян күргән. Алар барысы да сөрем исе белән агуланган һәм хастаханәгә озатылган. Коткаручылар фаразлавынча, нәкъ менә сваркачы үлгән.
Һәлакәт урынында махсус комисссия эшли. ГЭС эшчәнлегенә куркыныч янамый, эш штат режимында алып барыла.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100