news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Түбән Кама ГЭСндә барлык зыян күрүчеләрнең хәле канәгатьләнерлек
Аларга квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелгән
Скопировать ссылку
(Чаллы, 13 май, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Түбән Кама ГЭСндә зыян күрүчеләрнең барысына да квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелгән.
Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Илдар Хәйруллин белдерүенчә, хастаханәгә китерелгән Түбән Кама ГЭСнең, шулай ук подрядчы оешмаларның зыян күргән хезмәткәрләре җиңелчә һәм уртача авырлыкта җәрәхәтләр алган. Шартлау урыныннан 20 метр биеклектә булган монтажлау мәйданында детальләр күп булган. Шартлау нәтиҗәсендә алар төрле якка сибелгән, шул сәбәпле, эшчеләр җәрәхәтләнгән. Аларны травматологлар, нейрохирурглар, реаниматологлар, хирурглар һәм токсикологлар караган. Табиблар беренче медицина ярдәме күрсәткәннән соң ике пациент өйләренә кайтарып җибәрелгән. Барлык зыян күрүчеләрдә дә уңай динамика күзәтелгән, аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелде, дип белдерде Илдар Хәйруллин.
Хәзер барлык зыян күрүчеләрнең хәле канәгатьләнерлек. Билгеле булганча, бүген тагын 4 зыян күрүчене өйләренә чыгарыру ниятләнә, ә калган 4се әлегә хастаханәдә дәваланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot