news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Түбән Кама ГЭС сусаклагычы биеклеген күтәрү турындагы пункт ТР Социаль-икътисади үсеш программасыннан чыгарылмады

^Түбән Кама ГЭС сусаклагычы биеклеген күтәрү турындагы пункт ТР Социаль-икътисади үсеш программасыннан чыгарылмады

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында “2005-2010 елларга ТР социаль-икътисади үсеше программасын раслау турында”гы республика закон проекты икенче укылышта кабул ителде.

Депутатлар ДС Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты тарафыннан кире кагуга тәкъдим ителгән 37 төзәтмәнең һәрберсе буенча аерым тавыш бирде. Республика программасыннан ДС Экология, табигать ресурслары һәм җирдән файдалану комитеты һәм Александр Штанин тарафыннан кертелгән Түбән Кама ГЭС сусаклагычының биеклеген күтәрү турындагы пунктны чыгару турындагы төзәтмә кире кагылды.

ДС Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Гәлиев билгеләп үткәнчә, әлеге проблема буенча бәхәсләр вакытында сусаклагыч биеклеген күтәрүне яклап та, аңа каршы да дәлилләр күп әйтелде. Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин килеп чыккан каршылыкларны бетерү өчен депутат Александр Штанинга төзәтмәнең башка төрле формулировкасын эшләргә һәм аны өченче укылышка тәкъдим итәргә тәкъдим итте.

Депутатлар 2005-2010 елларга ТР социаль-икътисади үсеше программасын икенче укылышта кабул итүне хуплап тавыш бирде. Программа проекты Дәүләт Советының якынча 24 ноябрьдә узачак киләсе утырышында өченче укылышта кабул ителер дип ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100